Милли проект кысаларында дәүләт ярдәме алган Зәй районында яшәүченең хыялы тормышка ашты

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Милли проект кысаларында дәүләт ярдәменнән файдаланып, Зәй районында яшәүче Николай Белоноговның хыялы тормышка ашты.  Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси инициативага ярдәм» милли проекты буенча үз эшен үстерүгә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алган Николай Белоногов үзенең уңыш тарихы белән уртаклашты. «Минем исемем Николай. Гадәттә, эшнең нәтиҗәсе күренгәч рәхмәт белдерәләр, бу кагыйдәне үзгәртеп, мин  Зәйнең мәшгульлек үзәге белгечләренә алдан ук зур рәхмәтемне җиткерәм. Мондый эшне камилләштерү  җиңел түгел.  Ләкин үз-үзеңә, уйлаган  уеңа  тугры калу, димәк, үз гамәлләреңә ышану бу юлда ярдәм итә, бигрәк тә якыннарның ярдәме, үз эшеңне ярату һәм рәхәтләнеп эшләү мөһим. Әйе, күпчелек популяр бизнес вәкилләре үз эшләрен ярата диләр, чөнки ул  эшләвеңә карап  керемне дә  китерә. Эшкә ялланып эшләгәндә беседкалар, мунчалар, коймалар төзү буенча өстәмә эш алырга туры килде, бу исә тәҗрибә тупларга  ярдәм итте. Профессиональ инструмент, инвентарь һәм башка әйберләр җитми иде. Эш эзләү максатыннан мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Монда мине башлангыч эшкуарларга ярдәм итү буенча дәүләт программасы белән таныштырдылар, бу мине бик кызыксындырды. Мин һәрвакыт яраткан эшемне башкарырга хыялландым һәм омтылдым, төзелеш өлкәсендә  һөнәри белемгә һәм тиешле күнекмәләргә ия идем,  бизнес - план төзедем һәм аны якладым. Инструментлар сатып алу өчен субсидия бирделәр, эш өчен кирәкле җиһазлар сатып алдым. Минем хыялым чынга ашты, хәзер мин үзем өчен эшлим (үзмәшгульлек ачтым), шуңа да  вакыт белән чикләнмим. Мин һәрвакыт балаларны мәктәпкә алып бара алам, мәктәптән алып кайта алам һәм шәхси эшләремне башкара алам. Бу бизнесның  минем өчен ел фасылы белән чикләнүе дә курку тудырмый,  елның җылы вакытында күп эшләргә тырышачакмын. Эш барышында килеп чыккан кечкенә уңышсызлыкларга да бирешергә җыенмыйм, хәзер бу юнәлештә зур булмаган корылмалар төзергә тырышам, аларга  беседкалар, бакча йортлары, коелар, сарайлар һ.б. керә. Мондый корылмалар шәһәр читендәге участок һәм дача хуҗалары арасында иң кирәклесе. Алга таба да төзелеш бизнесында үсәчәкмен. Мин яраткан эшемне башкаруыма бик шат!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International