27-28 мартта Мурманск шәһәрендә "Төньяк бәйрәме"-дип аталган чаңгы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Олимпия чемпионы Ф.П. Симашов исемендәге мәктәп спортчысы, Татарстан Республикасы вәкиле Анастасия Утяганова ирекле стиль белән 5 километрлы дистанциядә бронза медаль яулады.