СССРның спорт мастеры А.А. Охотников истәлегенә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир үтте

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

17 мартта Яр Чаллы шәһәрендә СССРның спорт мастеры А.А. Охотников истәлегенә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир үтте. Ярышларда Татарстан Республикасының һәм Оренбург өлкәсенең 140 тан артык спортчысы катнашты. «Зәй» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре ярышларда катнаштылар һәм түбәндәге урыннарны алдылар: 32 кг авырлыктагы категориядә 1 урын Мөгурбиев Әбүбәкәр (тренеры Хәйруллин И.Г.), 35 кг авырлыктагы категориядә 3 урын Хөснетдинов Әмир (тренеры Хәйруллин И.Г.), 38 кг авырлыктагы категориядә 2 урын Хафизов Данил (тренеры Хәйруллин И.Г.), 1 урын Минькин Анатолий 41 кг авырлык категориясендә (тренеры Хәйруллин И.Г.), 2 урын Карпов Данил 44 кг авырлык категориясендә (тренеры Хәйруллин И.Г.), 3 урын Кузнецов Алексей 48 кг авырлык категориясендә (тренеры Хәйруллин И.Г.), 1 урын Газизов Шамил 62 кг авырлык категориясендә (тренеры Салихов Р.Р.), 3 урын Бутин Арсений 85+кг (тренеры Салихов Р.Р.), 3 урын Сәдриев Динар 72 кг (тренеры Салихова Р.Р.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International