Район башлыгы Р. Г. Кәримовның торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлавы

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез! Зәй муниципаль районы халкы өчен торак-коммуналь хуҗалыкның өзлексез эшләве мөһим роль уйный. Ул сез башкарган эшләрнең сыйфатына һәм вакытында үтәлүенә, халык тормышын тәэмин итү системаларының тотрыклы һәм барлык оешмаларның тулы канлы эшчәнлегенә бәйле. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте тормышыбызны уңайлырак итә һәм төзекләндерә. Киләчәктә дә сез халыкка кирәкле хезмәт күрсәтү буенча уңышлы эшләрсез дип ышанабыз. Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен куйган тырышлыкларыгыз зәйлеләр тарафыннан лаеклы бәяләнсен. Сезгә тотрыклы эш, яңа хезмәт казанышлары, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International