Мөмкинлекләр тиешенчә файдаланылсын

2013 елның 28 сентябре, шимбә
Район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр буенча даими депутат комиссиясе утырышында балаларның дәресләрдән соң тормышын мавыктыргыч, файдалы итү чаралары, яман шеш авыруларын ачыклау мөмкинлекләре темалары каралды. Соңгысы буенча кешеләрне мөмкин кадәр медицина күзәтүләрен ешрак үтәргә җәлеп итү юллары барланды. Эштә булган райондашларыбызга шимбә көннәрендә медицина күзәтүләре үткәрүне оештыру тәкъдиме хупланды. Ә балаларның мәктәптән соң вакытын кызыклы итү өчен авыл мәктәпләренә дә белем йортында тудырылган бөтен мөмкинлекләрдән рациональ файдаланырга, диде район башлыгы Татьяна Воропаева. Бу уңайдан ул соңгы елларда авыл мәктәпләренең шактый төзекләндерелүен, кирәкле җиһазлар, спорт инвентарьлары белән тулыландырылуын ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International