Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Актив тормыш белән яши
2013 елның 28 сентябре, шимбә
«Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәте юбилейлары булган хезмәт, сугыш ветераннарын даими игътибар үзәгендә тота. Ширкәт рәисе Римма Никифорова бу көннәрдә хезмәт һәм сугыш ветераны Наил Хәйретдиновның хәл-әхвәлен белешеп, 85 яшьлек юбилее белән котлады. Әлеге буын хөрмәтләүгә лаек - алар илгә җиңү таңын якынайтты.
Наил Хәйретдинов Түбән Кама районы Иштирәк авылыннан, мәктәптә VI класстан соң колхоз эшенә ныклап керешкән ул. Яшүсмер яланаяк пар ат белән җир сөргән. 9 яшьтән әнисез үскән. Сугыш елларында бөтен колхоз, хуҗалык эше яшүсмер, яшьләр җилкәсенә кала. Әтисе сугышка китеп, җиңү таңын Берлинда каршылый. Җиңүле кыяфәт белән әти сугыштан кайткан көн иң шатлыклы мизгел булып күңелдә калды, ди ага. Үзе исә 1949 елда армия хезмәтенә алына. Севастопольдә хезмәт итә. Өч ел ярым хезмәт итеп, туган авылына әйләнеп кайта. Энҗүдә атлы кыз белән гаилә кора, 1956 елда Зәйгә Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсенә күченеп киләләр. Зәй урман хуҗалыгы, "АТХ-З", төзү-монтажлау идарәсендә машина йөртүче булып эшли. Ике кыз, ике ул үстерәләр. Наил ага ветеран буларак, шәһәрдән ике бүлмәле фатир ала. Әлеге фатирда куанып кына яшисе дә бит, әмма өч ел элек Энҗүдә апа үлеп китә.
-Ялгыз гомер итүе авыр, тол калуны дошманыңа да күрсәтмәсен икән, - ди Наил ага. Аңа Ижауда яшәүче кызы Әлфия кайтып, булышып тора.
-Үз яныма яшәргә чакырам да, барасы килми, - ди кызы Әлфия.
Ага үзенә бер шөгыль булсын дип, балык тотарга йөри.
-Балык капса, капмаса да, яр буенда табигатькә булса да сокланып утырам, ди ага. Ул әле машинасын да үзе иярли.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Зәйлеләр үз шәһәрләренең киләчәген сайлый
2027 елда тәртипкә китереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә.
Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды
2026 елның 1 маеннан "Бергә коррупциягә каршы!" - 2026 Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды.
14
май, 2026 ел
Район башлыгы шәһәр сәнәгать предприятиеләрендә булды
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы икътисади вәзгыять белән танышу максатында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булды.
13
май, 2026 ел
Зәйдә хәрби хезмәткәр Р.В. Ратниковны соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Ратников Родион Валерьевич белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз