Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Җинаятьчел гамәлләргә юл куймыйк
2013 елның 28 сентябре, шимбә
Агымдагы елның 8 аенда районда икътисад өлкәсендә 25 җинаять ачыкланган, шуларның 5се – коррупция юнәлешендә. Коррупциячел җинаять кылган өчен 4 вазифаи зат җаваплылыкка тартылган.
Әлеге саннар район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышында яңгырады. Утырыш көн тәртибендә эчке эшләр бүлегенең 8 айда әлеге юнәлеш буенча эшчәнлеге, муниципаль милекне арендага бирүдән алынган керемнәр һәм арендага милек буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне кайтару, торак төзү өчен җир участоклары бүлеп бирү, биналарны арендага бирү, муниципаль милеккә инвентаризация үткәрү һәм аны файдалануның нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибе, “2013 елга кадәр авылның социаль үсеше” федераль программасы кысаларында авылда яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.
Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин агымдагы ел башыннан районда мошенниклык кебек җинаятьнең 6,5 мәртәбә артуын (15 очрак), вазифаи җинаятьләрнең – 2, ришвәт алуның 1 очрагы ачыклануын, шул ук вакытта милеккә хуҗа булу (4 очрак) фактлары һәм кредит-банк өлкәсендә (1 очрак) җинаятьләрнең кимүен белдерде.
Муниципаль милекне арендага бирүдән алынган керемнәр буенча (2012 елда һәм быелның 6 аенда) тикшерүләр нәтиҗәсен исәп-хисап палатасы рәисе Саимә Миннебаева бәян итте. Тикшерүләр бу юнәлештә шактый гына җитешсезлекләр булуын ачыклаган. Нәтиҗәдә бюджетка 53195 сум акча керми калган.
Утырышта федераль, республика программалары кысаларында тиешле эшләр башкарганда закон таләпләрен төгәл үтәү, коррупцион гамәлләргә юл куймау мәсьәләләре дә каралды.
–Барлык эшчәнлек үтә күренмәле булырга, тиешле таләпләр катгый үтәлергә тиеш, – ди район башлыгы Татьяна Воропаева.
Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы урынбасары Валентина Мещанова комиссия әгъзаларын “көнкүреш” коррупциясен минимизацияләү планы белән таныштырды.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Зәйлеләр үз шәһәрләренең киләчәген сайлый
2027 елда тәртипкә китереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә.
Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды
2026 елның 1 маеннан "Бергә коррупциягә каршы!" - 2026 Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды.
14
май, 2026 ел
Район башлыгы шәһәр сәнәгать предприятиеләрендә булды
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы икътисади вәзгыять белән танышу максатында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булды.
13
май, 2026 ел
Зәйдә хәрби хезмәткәр Р.В. Ратниковны соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Ратников Родион Валерьевич белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз