Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Эш башланды, аны көчәйтү кирәк
2013 елның 28 сентябре, шимбә
2015 елны көтмичә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә булдыра алган ярдәмне хәзер күрсәтергә кирәк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә алар санаулы гына калырга мөмкин.
Бу турыда муниципаль районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышында тагын бер кат искәртелде. Районда әлеге датага әзерлек башланды инде: төп эш юнәлешләре билгеләнде, чаралар планы расланды.
Бүгенге көндә шәһәр-районда 85 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә. Сугыш ветераннары һәм толларга дәүләт тарафыннан каралган барлык йөкләмәләр үтәлә.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина чыгышыннан күренгәнчә, “Ветераннарга торак” программасы гамәлгә кергәннән алып, аннан 381 кеше файдаланган. Бүгенге көндә Зәйдә торак алырга чиратта 1 сугыш ветераны һәм 14 тол тора. Бүлек тарафыннан ветераннарның яшәү шартлары тикшерелгән, һәрберсенең нәрсәгә мохтаҗ булуы өйрәнелгән. Аларга ярдәм шуннан чыгып оештырылачак.
70 еллыкка әзерлек кысаларында шәһәрдәге Җиңү бульварына реконструкция ясалачак. Тиздән биредә электрон хәтер ташы куелачак. Яу кырында башларын салган, Җиңү көнен якынайткан зәйлеләр исемлеге махсус экранда биреләчәк. Болардан тыш, авыл җирлекләрендәге барлык һәйкәлләр, истәлек такталарын яңарту, хәрби-патриотик тәрбия бирүнең барлык юнәлешләре буенча эшчәнлекне көчәйтү планлаштырыла.
–Хөрмәтле ветераннарыбыз өчен без булдыра алганның барысын да эшләргә тиеш. Әлеге буын алдында без мәңге бурычлы, – диде район башлыгы Татьяна Воропаева.
Утырышта сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен мәңгеләштерү, район массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге эшчәнлекне киң яктырту, балалар һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә юнәлдерелгән чараларны активлаштыру һәм башка мәсьәләләр каралды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аппарат җитәкчесе урынбасары – башкарма власть органнары эшчәнлеген координацияләү идарәсе башлыгы Павел Лоханов катнашты.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Зәйлеләр үз шәһәрләренең киләчәген сайлый
2027 елда тәртипкә китереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә.
Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды
2026 елның 1 маеннан "Бергә коррупциягә каршы!" - 2026 Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды.
14
май, 2026 ел
Район башлыгы шәһәр сәнәгать предприятиеләрендә булды
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы икътисади вәзгыять белән танышу максатында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булды.
13
май, 2026 ел
Зәйдә хәрби хезмәткәр Р.В. Ратниковны соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Ратников Родион Валерьевич белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз