Зәй районында язгы ташуга әзерләнәләр

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм объектларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды, анда өч мәсьәлә каралды. Зәй муниципаль районы территориясендә бруцеллез таралуга юл куймау чаралары турында, Баш ветеринария табибы Фоат Исламов хәбәр итте. Торак йортларның һәм административ биналарның түбәләрен кардан, боздан чистарту, район территориясен гомүми чистарту эшләре барышы турында район Башкарма комиеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Хаҗипов хәбәр итте. Шулай ук районда язгы ташкынның хәләкәтсез узуын тәэмин итүгә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Язгы ташкын белән бәйле табигый гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, шулай ук тормышны тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү өчен районның структур бүлекчәләре, көчләре һәм чаралары җәлеп ителгән. Су басуга каршы чараларны башкару өчен 139 кешедән торган  төркем, 51 берәмлек техника һәм 2 берәмлек йөзү чаралары булдырылган. Утырышка район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев йомгак ясады, ул комиссия әгъзаларын каралган мәсьәләләр буенча  районда эшне тагын да  активлаштырырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International