Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучы 35 яшьлек Байрашев Артем Николаевич белән хушлашты. Сержант Байрашев Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак була. Артем Байрашев 1988 елның 17 мартында Зәй шәһәрендә туган, 6 нчы урта мәктәпне тәмамлаган. 2006 елның декабреннән 2008 елның ноябренә кадәр Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән. Мобилизациягә кадәр «Аккурайд уилз Русиа» ҖЧҖдә тәгәрмәчләр җитештерү цехында көйләүче булып эшләгән. 2022 елның сентябрендә Ватанны саклауга беренчеләрдән булып киткән һәм алгы сызыкта сугышкан. Аның гомере 2024 елның 18 гыйнварында өзелә. Матәм митингы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов хәрбинең әти-әниләре, хатыны, уллары, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. "Хөрмәтле Любовь Николаевна, Николай Ильич, Людмила Михайловна, Артем Николаевичның уллары, туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашам! Бернинди сүз дә югалту кайгысын баса алмый. Без Артемны җаваплы, игелекле, ярдәмчел, шат күңелле кеше, үз кечкенә ватанының чын патриоты буларак беләбез. Ул зәйлеләр хәтерендә дә шулай калыр. Без аның белән горурланабыз һәм әлбәттә аның батырлыгы турында истәлекләр күңелләребездә озак сакланыр" - диде Разиф Гали улы. Шулай ук митингта кайгы уртаклашу сүзләре белән Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән район кураторы Иван Гущин, РФ Оборона министрлыгы, ТР Хәрби комиссариаты исеменнән -Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгьләмҗанов чыгыш ясадылар. Хәрбине бер минут тынлык белән искә алдылар. Артем Николаевичны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар, аны Өченче Бөгелде зиратында җирләделәр. Герой турында истәлекләр зәйлеләрнең күңелләрендә озак сакланыр.