Зәй муниципаль районы Иҗтимагый советының яңа составы сайланды

2024 елның 2 феврале, җомга

Зәй муниципаль районы Иҗтимагый советының яңа составы 12 кешедән торачак. Районның Иҗтимагый советын Курбатова Гүзәлия Фатыйх кызы җитәкли, рәис урынбасары итеп Костюченко Мария Филипповна билгеләнде. Иҗтимагый совет составына шулай ук: Алчин Андрей Петрович, Алексеев Алексей Васильевич, Галяминская Гөлбану Галимулла кызы, Деговцова Светлана Трифоновна, Зәбирова Румия Шәрәфетдин кызы, Исаков Александр Кузьмич, Нуруллин Фатыйх Фәрит улы, Николаева Фәнзия Нәгыйм кызы, Федоров Вячеслав Валерьевич, Хватков Сергей Александрович- «Ватанны саклаучылар» фонды рәисе, «Сугышчан туганлык»Татарстан бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе кертелде.  Советның беренче оештыру утырышында шулай ук сәркатиб сайланды, этика кодексы, регламент расланды, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Иҗтимагый советының эшче төркемнәре төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International