31 гыйнварда Зәй-2 микрорайонында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында халык очрашуы узды. Җыелыш башланганчы шәһәр Советы депутатлары һәм оешма җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны кабул итү үткәрелде, анда яшәүчеләр аларны борчыган сорауларны бирә алды. Гражданнар җыенында шулай ук алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Н.В. Нефедов катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов очрашуны районның социаль-икътисади үсеше турындагы доклад белән башлады. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова очрашуга җыелган искезәйлеләргә шәһәрне төзекләндерү буенча 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга куелган бурычлар турында хәбәр итте. Җыелышта катнашучылар микрорайондагы оператив хәл турында доклад тыңладылар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданнарга дәүләт ярдәме программалары турында белделәр. Очрашу ахырында бүләкләү тантанасы узды. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә маскировка челтәрләре ясап түләүсез ярдәм күрсәткәннәре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән активистлар: Абдулова А.В., Позднякова И. А., Зотова Р. Е., Елизова Р. П., Атласов М.А., Шаронова Н. И. бүләкләнделәр.