Бүген Гулькин авыл клубында халык белән очрашу узды, анда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты. Ул авыл халкын 2023 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары белән таныштырды. Җирлек башлыгы Светлана Инькова узган ел башкарылган эшләр турында хисап бирде һәм 2024 елга бурычларны билгеләде. Шулай ук докладлар белән ТР Россельхозбанк идарәсе вәкиле, РФ Эчке эшләр министрлыгы һәм «Кәләй урманчылыгы» ДКУ вәкиле чыгыш ясады. Очрашуга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин йомгак ясады. Ахырда авыл активистларын бүләкләү тантанасы үтте.