Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов эш визиты белән Зәй шәһәренең «Техно заводы» ҖЧҖ филиалында булды. Разиф Гали улы коллективны районның үткән елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Филиал директоры Андрей Мамонтов кыскача гына предприятиенең 2023 елдагы җитештерү күрсәткечләре һәм 2024 елга планнары турында сөйләде. Шулай ук завод коллективы алдында Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин чыгыш ясады. Ул Татарстанның илкүләм проектлар буенча эшендә катнашуы, тулаем илдә дә, республикабызда да соңгы елларда башкарылган эшләр, һәр шәһәрдә һәм районда милли проектлар, региональ һәм федераль программалар кысаларында милли үсеш максатларына ирешелгән конкрет нәтиҗәләр турында сөйләде. Предприятиедә эшләүчеләр район башлыгыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар. Очрашу вакытында ишегаллары территорияләрен төзекләндерү, җылыту өлкәсендә коммуналь түләүләр, яңа бассейнны эшләтеп җибәрү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Башлык мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм иткән һәр кешегә һәм шул исәптән предприятиеләргә битараф булмаганнары өчен ихлас күңелдән рәхмәтләрен белдерде һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.