«Син нык тордың, Бөек Ленинград!»

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе
27 гыйнварда бөтен ил өчен мөһим һәм әһәмиятле вакыйга– Ленинград блокадасын тулысынча җимерүгә 80 ел тулу билгеләп үтелде. Илебезнең хәрби тарихы өчен бу дата истәлекле. Бу Ленинград шәһәре тарихының иң фаҗигале һәм моңсу битләренең берсе. Ачлыктан гына да 640 меңнән артык кешенең гомере өзелә, дистәләгән меңнәр артиллерия утында һәм бомбага тотуда һәлак була. Блокададагы Ленинградта һәр көн үз тормышы, шәһәр өчен көрәш булган. Бу коточкыч хәл 872 көн дәвам итте. Бу вакыт - Ватан тарихында иң куркыныч чорларның берсе. Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә патриотизм хисе, үз илең һәм халкың өчен горурлык тәрбияләү, егетләрнең Ленинград блокадасы, совет халкының батырлыгы турында күзаллауларын киңәйтү максатында урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен «Син нык тордың, бөек Ленинград!» дигән хәрби-патриотик чара үткәрелде. Чарада катнашуга «Боевое Братство» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе С.А.Хватков, «Гвардия» хәрби-эзләү отряды җитәкчесе В.М.Никифоров, Россия Эчке эшләр министрлыгы Зәй районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы - Р.М. Минһаҗев, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы В.В. Сальников, «Гвардия» хәрби-эзләү отряды вәкиле А.И. Мөхәммәтҗанова чакырылган иде. Очрашу барышында балалар илебез тарихының фаҗигале сәхифәсе: Ленинград блокадасы кешеләренең тормышы турында белделәр. Катнашучылар игътибарына «Блокадный Ленинград» истәлекле видеоролигы тәкъдим ителде, шулай ук «Блокадный хлеб» экспозициясе белән таныштылар. Чыгышлары азагында кунаклар балаларның үз иле тарихына хөрмәт белән карауларын, яхшы укуларын, үз иленең гражданины - россияле дигән мактаулы исемгә тап төшермәүләрен теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International