Утяганова Анастасия- чаңгы узышлары буенча федераль округ Чемпионатының бронза призеры

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

24-28 гыйнварда Кирово-Чепецк шәһәрендә чаңгы узышлары буенча федераль округ чемпионаты узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге спорт мәктәбе спортчылары чыгыш ясады. Эстафета узышында (4 кеше х 7.5 км) 2 урынны Утеганова Анастасия һәм Вәлиуллина Әлинә кергән команда алды. 10 км дистанциядә классик стильдә «бронза» ны Утяганова Анастасия яулады. Татарстан Республикасы җыелма командасы команда зачетында 1 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International