Зәйдә хәрби хезмәткәрне соңгы юлга озаттылар

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген зәйлеләр якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы, разведчик Шамгунов Альберт Кәрим улы белән хушлашты. Альберт Шамгунов Зәй шәһәрендә туып үсә, 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый, 9 нчы сыйныфтан соң политехник колледжга укырга керә, анда аш-су остасы һөнәрен үзләштерә. Барлык яшьтәшләре кебек үк, 18 яшеннән армиягә китә, 2005 елның декабреннән 2007 елның ноябренә кадәр чакырылыш буенча Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Мобилизациягә кадәр «Аккурайд уилз Русиа» ҖЧҖдә тәгәрмәчләр җитештерү цехы операторы булып эшли. 2022 елның сентябрендә Ватанны саклауга беренчеләрдән булып китә һәм алгы сызыкта була. Аның гомере 2023 елның 27 декабрендә өзелә. Матәм митингы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов сугышчының әти-әниләре, хатыны, уллары, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Альберт чын герой-ир-ат, ул Ватанны саклауга беренчеләрдән булып киткән һәм алгы сызыкта сугышкан. Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайгыгызны ихлас күңелдән уртаклашам. Бүген безнең геройны соңгы юлга туган мәктәп, политехник колледж, тәгәрмәч заводы коллективлары озата бара. Аны барысы да җаваплы, башкаручы, эшкә сәләтле, игелекле, шат күңелле кеше, туган шәһәренең, туган коллективларының чын патриоты буларак хәтерли. Барлык зәйлеләр сезнең белән бергә кайгыралар. Бернинди сүз дә югалту авыртуын баса алмый. Без Альберт белән горурланабыз һәм аның турында хәтеребезне йөрәкләребездә озак сакларбыз», -диде Разиф Гали улы. Шулай ук җыелучылар алдында ТР Хөкүмәте исеменнән куратор Иван Гущин, РФ Оборона министрлыгы һәм ТР Хәрби комиссариаты исеменнән - Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары урынбасары Рафис Гыймазов чыгыш ясады. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен кече сержант Шамгунов Альберт Кәрим улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Солдатның әнисе Людмила Михайловнага дәүләт бүләген Разиф Кәримов һәм Рафис Гыймазов тапшырдылар. Альберт Шамгуновны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне саклап озаттылар, аны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрби хезмәткәрне Яңа шәһәр микрорайоны зиратында җирлиләр. Герой турында хәтер зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге яшәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International