Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашкан 40 яшьлек Игнатьев Иван Дмитриевич белән хушлашты. Рядовой Игнатьев Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак була. Иван Дмитриевич Ульяновск өлкәсенең Большие Ключищи поселогында туган. 2006 елның июненнән 2008 елның июнь аена кадәр Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Мобилизациягә кадәр берничә ел Зәй районы Сармаш-Баш авылында яши. 2022 елның сентябреннән Иван Игнатьев махсус хәрби операция зонасында ил чикләрен яклый. 2024 елның 6 гыйнварында рядовойның гомере өзелә. Матәм митингысы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов хәрбинең эти-әниләре, туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. "Хөрмәтле Татьяна Сергеевна, туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, шәхсән үз исемемнән, һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр кайгыгызны уртаклашам! Барлык зәйлеләр сезнең белән кайгыралар. Бернинди сүз дә бу авыр югалтуны баса алмый. Без Иван Дмитриевич белән горурланабыз һәм аның турында истәлекне йөрәкләребездә озак сакларбыз», - диде Разиф Гали улы. Шулай ук җыелучылар алдында кайгы уртаклашу сүзләре белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары урынбасары Рафис Гыймазов чыгыш ясады. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Иван Игнатьевны соңгы юлга барлык хәрби тәртипләрне саклап озаттылар. Хәрбине Әлмәт муниципаль районы Миңнебай зиратында җирләделәр. Герой турында хәтер зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге сакланыр.