ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Зәй малаеның яңа ел теләген үтәде

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Зәйгә Максим Ежковка кунакка ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов килде. Максим һәм аның гаиләсе өчен яңа ел - икеләтә бәйрәм-ул 31 декабрьдә туган. 2 көннән соң кечкенә балага 9 яшь тула. - Дәүләт хезмәтләре порталында ирем «Теләкләр чыршысы» акциясен күрде һәм барлык балаларның — 12 яшьлек Вика, 10 яшьлек Настя һәм 8 яшьлек Максимның мәгълүматларын кертте. Без бу акциядә беренче тапкыр катнаштык һәм үзебездә ышанмадык, әмма безгә шалтыратып, Максимның теләген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры үтәячәген белгәч, бик шатландык. Яңа ел сәяхәтенә поезд белән барырга тәкъдим иттеләр, ләкин без баш тарттык. Министр үзе кунакка килергә һәм Максимның хыялын тормышка ашырырга карар итте. Ул аңа зур Lego конструкторын сатып алуын сорады, — дип сөйли Татьяна Петрова. Бу бәйрәм көнендә Ежковларга кунакка министр белән бергә район башлыгы Разиф Кәримов, Кыш Бабай һәм Кар кызы да килде. Алар барлык балаларга яңа ел бүләкләре дә тапшырдылар. Рәхмәт йөзеннән балалар кунакларга шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International