ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Салахов Сирен Хәмит улын искә алуга багышланган көрәш буенча республика турниры уза

2023 елның 23 декабре, шимбә

Бүген “Старт” спорт-савыктыру комплексында ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Салахов Сирен Хәмит улын искә алуга багышланган көрәш буенча республика турниры уза. Ярышларда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан 92 спортчы катнаша. Аны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, башкарма комитет җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ревина Светлана Юрьевна, район башлыгының җәмәгать ярдәмчеләре Миннәхмәтов Әнәс Әхәт улы, Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы, Сирен Хәмитовичның хатыны - Ләйсән Зиннур кызы, уллары - Радик һәм Рөстәм, дуслары һәм туганнары, Зәй муниципаль районы спорт ветераннары катнашты. Җыелучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Разиф Галиевич, Сирен Хәмит улының  райондагы көрәш  үсешенә лаеклы өлеш кертүен билгеләп үтте, турнирда катнашучыларга яраларсыз матур көрәш теләде: "Барыгызга  да чын күңелдән лаеклы җиңүләр, нык сәламәтлек, бәхетле һәм тыныч тормыш телим! Келәмдә иң көчлеләр җиңсен"!- диде район башлыгы. Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Сәлахов Сирен Хәмит улы чыгышы белән Сармаш-Баш авылыннан. Белеме буенча физик культура һәм спорт укытучысы-оештыручысы, ул 10 ел «Зай»спорт мәктәбендә корэш буенча тренер булып эшләде. Аның өлкән улы һәм тәрбияләнүчесе Сәләхов Радик - Россия Федерациясенең көрәш һәм билбау көрәше буенча спорт мастеры, күп тапкырлар дөнья, Россия һәм Татарстан Республикасы беренчелекләрендә җиңүче һәм призер, Зәй Сабантуеның 8 тапкыр абсолют батыры булып калды.  Кече улы Салахов Рөстәм билбау көрәше буенча спорт мастерына кандидат, шулай ук Бөтенроссия ярышларында һәм Татарстан Республикасы беренчелекләрендә һәм чемпионатларында җиңүче һәм призер булып тора. Шулай ук Сирен Хәмит улының башка тәрбияләнүчеләре дә республика һәм бөтенроссия ярышларында җиңеп, районыбыз данын яклыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International