2023 елның 20 декабрендә «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Аның максаты-мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше; талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның алдынгы тәҗрибәсен тарату. Конкурсның муниципаль этабы ике номинация буенча уздырылды: «Ел тәрбиячесе» һәм «Тәрбия һәм укыту туган телдә булган төркем тәрбиячесе». Зәй муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 17 педагогы "Балалар белән педагогик чара" беренче турында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үсеш эшчәнлегенең төрле төрләрен проектлау, оештыру һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә һөнәри компетенцияләр күрсәттеләр, икенче турда "Минем педагогик табышым" мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерүнең иң әһәмиятле ысулларын һәм алымнарын, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән үзара эш итү ысулларын һәм формаларын күрсәттеләр. Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча «Ел тәрбиячесе» номинациясендә Зыятдинова Ләйсән Әнәс кызы - «Уймак кыз» балалар бакчасы тәрбиячесе, 2 урынны Ялозюк Гөлназ Альберт кызы - «Кояшкай» балалар бакчасы музыка җитәкчесе, 3 урынны Касьянова Татьяна Ивановна- «Энҗе» балалар бакчасы тәрбиячесе һәм «Күкчәчәк» балалар бакчасы тәрбиячесе Сафронова Татьяна Александровна яулады. Конкурс лауреатлары: Бакеева Наталья Александровна - «Урман әкияте» балалар бакчасы музыка җитәкчесе, Дмитриева Венера Ринат кызы- «Тату гаилә» балалар бакчасы тәрбиячесе, Кирилова Ирина Александровна- «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе. «Тәрбия һәм укыту туган телдә булган төркем тәрбиячесе» номинациясендә «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Хөснетдинова Гөлназ Рәшит кызы җиңүче булды. «Ел тәрбиячесе - 2024» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары әлеге конкурсның зона турында катнашачак. Ул 2024 елның февралендә узачак.