Яңа ел-балалар түземсезлек белән көткән, теләк әйткән һәм могҗизага ышанган әкият бәйрәме. Яңа ел алдыннан “Радость” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәтләрне алучылары өчен “My family” кафесында яңа ел тамашасы оештырылды. Яңа ел театральләштерелгән тамашасына әкият геройлары килде. Бизәкле чыршы һәм ялтырап торган гирляндалар балаларны могҗизага күмде. Программада уеннар, конкурслар, биюләр бар иде, балалар иң яхшы карнавал костюмы конкурсында катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килгәч, җырлар, биюләр белән чын бәйрәм башланды. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Тамашадан соң балаларга баллы бүләкләр тапшырылды. Хәйрияче Жук Жанна Леонидовна елның-елында Яңа елга аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә, ведомствоара патронатта торучы гаиләләрдән булган балаларга татлы бүләкләр һәм хәйрия ашлары әзерләп, шатлык бүләк итә. «Яңа ел - балаларга бәйрәм рухы һәм могҗиза хисе бүләк итү өчен иң кулай вакыт», - дип билгеләп үтте Жанна Леонидовна. Спонсорга мохтаҗларга ярдәм иткәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә.