Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисадый советының чираттагы утырышы узды. 2023 елның 11 аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2024 елга перспективалы планнары турында доклад белән «БлагоСтрой» ҖЧҖ директоры Максим Леонидович чыгыш ясады. «БлагоСтрой» ҖЧҖнең төп эшчәнлек төрләренә шәһәр юлларын һәм тротуарларны чистарту һәм җыештыру, шулай ук юл билгеләрен урнаштыру һәм алыштыру, светофор объектларга хезмәт күрсәтү, яңгыр җыелган урыннарны чистарту, машина юлларын, тротуарларны, чокырларны ремонтлау, гравияле юлларны тигезләү, автобус тукталышларының тышкы күренешен төзекләндерү керә. 2024 елда «БлагоСтрой» ҖЧҖ оешманың әйләнеш акчаларын арттырырга, Зәй шәһәрен һәм Зәй районын төзекләндерү буенча тендерларда катнашырга, оешманың техник дәрәҗәсен тагын да күтәрергә уйлый. Утырыш нәтиҗәләре буенча Икътисадый совет әгъзалары фикер алышты. Утырышка йомгак ясап, Разиф Галиевич коллектив эшчәнлегенә уңай бәя бирде, предприятиенең хуҗалык эшчәнлеген һәм финанс күрсәткечләрен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде, алга таба да хезмәт уңышлары һәм икътисадый тотрыклылык теләде.