Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән чишик!» акциясе

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

2023 елның 19 декабрендә Зәй муниципаль районында "Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән чишик!» акциясе узды. Әлеге акция балаларның имтиханнарга әзерлек дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Акциянең төп бурычлары 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны ОГЭ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә балаларга бурычларны хәл итүдә үз көчләрен сынап карау, педагоглар белән бергә контроль-үлчәү материалларының демонстрацион версиясен хәл итү барышында алынган нәтиҗәләрне анализлау. Акция эшлекле уен формасында узды, анда оештыручылар, җәмәгать күзәтүчеләре, техник белгечләрнең ярдәмчеләре сыйфатында укучылар катнашты. Алар бөтен процесска читтән карый алдылар.Күп кенә чыгарылыш укучылары педагоглар, экспертлар белән мондый очрашулардан соң  авырлыкларны җиңеп чыгачакларын яхшы аңлыйлар. Уңышлы әзерлекнең ачкычы-мәктәп тормышы дәвамында  тотрыклылык һәм системалылык булу. 4 һәм 7 нче сыйныфларның 110 тугызынчы сыйныф укучысы үз көчләрен сынап карадылар һәм үз белемнәрен тикшерделәр. #образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан 4#сдаемвместе2023 #готовимсявместерт #готовимсякГИА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International