Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашучы Шиһапов Дамир Рөстәм улы белән хушлашты. Ефрейтор Шиһапов Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була. Дамир Рөстәм улы Яр Чаллы шәһәрендә туган, 2021 елда Кама дәүләт автомеханика техникумын тәмамлаган. 2021 елның декабреннән контракт буенча РФ Кораллы Көчләре сафларында хәрби частьнең разведка батальонының мәгълүмат җыю һәм эшкәртү төркеме (җир өсте һәм һава разведкасы) идарәсе бүлекчәсе разведчигы булып хезмәт итә. 2023 елның 31 октябрендә ефрейторның гомере өзелә. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов хәрбинең әниләре, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. "Дамир чын герой-ир-ат иде, ул Ватанны саклауга беренчеләрдән булып китте һәм алгы сызыкта сугышты. Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый. Хөрмәтле Ирина Михайловна, туганнары һәм якыннары! Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән кайгыгызны уртаклашам! Бернинди сүзләр дә авыр югалтуны баса алмый. Без Дамир белән горурланабыз һәм аның турында хәтеребезне йөрәкләребездә сакларбыз», -диде Разиф Гали улы. Шулай ук җыелучылар алдында Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов кайгы уртаклашты. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен ефрейтор Шиһапов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Дәүләт бүләген солдатның әнисе Ирина Михайловнага Разиф Кәримов һәм Айрат Әгъләмҗанов тапшырдылар. Дамир Шиһаповны соңгы юлга барлык хәрби кагыйдәләрне үтәп озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрби хезмәткәрне Чаллы шәһәре зиратында җирлиләр. Герой турында хәтер зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге яшәр.