15 декабрьдә Ринат Шәех улы Фәрдиев исемендәге паркта Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Чара «Тылсымлы буяулар» театральләштерелгән тамашасыннан башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов Үзәк чыршы ачылу һәм якынлашып килүче Яңа 2024 ел белән котлады. Разиф Гали улы зәйлеләргә тырыш хезмәтләре, мобилизацияләнгәннәргә ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, район җитәкчелеге тарафыннан әлеге эш алга таба да дәвам ителәчәк,- дип ышандырды. "Россиядә якынлашып килүче 2024 ел Гаилә елы, Татарстан Республикасында - Фәнни-технологик үсеш елы, ә Зәй муниципаль районында без аны Батырлык һәм бердәмлек елы- дип игълан иттек. Бу өч исем бер-берсен тулыландырачак. Бүген беренче урынга: гаилә, тугрылык, мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч, үзара ярдәм, игелек, аңлау, ана булуның изгелеге кебек кыйммәтләр чыкты, шул ук вакытта без беләбез хәзерге шартларда бер генә дәүләт тә фәнни - техник үсешсез алга бара алмый, бу аның дөнья икътисадында һәм халыкара элемтәләрдә хәзерге һәм киләчәк урынын билгеләгәндә исәпкә алынган төп күрсәткеч. Ә халыкның батырлыгы һәм бердәмлеге булмаса, төрле каршылыкларга каршы тору һәм теләгән җиңүләргә ирешү мөмкин түгел. Яңа ел безгә җирдә күптән көтелгән тынычлык алып килсен, ул иҗади һәм нәтиҗәле эш елы, яңа казанышлар чоры булсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм уңышлар, иң кадерле теләкләрегезнең тормышка ашуын телим!- диде Разиф Гали улы. Әкияттәге персонажлар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә матур чыршы утлары кабызылды. Кичә үзешчән сәнгать эшчәнлегендә катнашучыларның концерт программасы белән тәмамланды. Яңа ел чыршысы шулай ук Зәй-2 микрорайонында да ачылды.