Зәй яшьләре "Безнең Татарстан" Республика яшьләр форумында 1 700 000 сумлык грант отты

2023 елның 15 декабре, җомга

Зәй яшьләре «Безнең Татарстан» республика яшьләр форумында 1 700 000 сумлык грант отты. 11 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында «Безнең Татарстан» республика яшьләр форумы узды. Форум кысаларында тармак учреждениеләре өчен социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру буенча грантлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр, анда Зәй районы яшьләр эшләре идарәсе 1000 000 сумлык һәм 750 000 сумлык грантлар отты. «Дуслык» яшьләр үзәге «Создавай» яшьләр акселераторы»» проекты белән җиңү яулады. Проект яшь балаларга үз сәләтләрен ачарга һәм иҗат аша җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итәчәк. «Йолдызлык» балаларны савыктыру лагере «Иң яхшысы - балаларга» балалар сәламәтләндерү лагерьлары республика фестивале» проекты белән җиңде  Проектлар киләсе елда ук гамәлгә ашырыла башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International