Интернет челтәрендә бердәм куркынычсызлык дәресе

2023 елның 15 декабре, җомга

Зәй муниципаль районы мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Интернет челтәрендә бердәм куркынычсызлык дәресендә катнаштылар. Бердәм дәрес кысаларында интернет челтәрендә урнаштырылган «Имин интернет Лигасы» интернет-индустрия базарында катнашучылар ассоциациясенең методик киңәшләрен һәм белешмә материалларын кулландылар. Балалар бакчасы тәрбиячеләре үз балалары өчен тематик әңгәмә һәм мультфильмнар күрсәтү оештырдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «интернет», «социаль челтәр», «мошенник», «шәхси мәгълүматлар» төшенчәләре белән таныштылар. Ата-аналар өчен белешмәләр әзерләнде. Мәктәп укучылары интернет челтәреннән килгән куркынычлар турында фикер алыштылар, кешегә  интернет челтәрендә законсыз һөҗүмнәрдән саклану ысуллары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International