Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координация советы утырышы узды. Утырышны Координация советы рәисе урынбасары П.С. Уразайкин алып барды. Аның эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, Координация советы әгъзалары, хокук саклау органнары, территориаль иҗтимагый оешмалар, җирле милли-мәдәни берләшмәләр, дин әһелләре, районның массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты. Утырышта катнашучылар милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, мигрантлар белән эш алып бару, экстремистик күренешләрне профилактикалау һәм кисәтү, Зәй муниципаль районында милли мәгарифне, тәрбияне, мәдәниятне камилләштерү, дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар. Докладлар белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы оператив эш буенча полиция бүлеге башлыгы Эдуард Ефимов, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Шәрәфиева, район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина, Зәй округы баш дин әхеле Вячеслав Федоров, 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Анна Романова чыгыш ясадылар. Утырышка Петр Уразайкин йомгак ясады. Җаваплы затларга каралган көн тәртибе мәсьәләләре буенча йөкләмәләр бирелде.