Яңа елда балаларның теләкләре үтәлә

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Яңа ел - ул һәрвакыт яхшы эшләр, яңа инициативалар һәм башлангычлар чоры. Һәм, әлбәттә, бу бәйрәм - балаларның изге теләкләрен үтәү символы да булып тора. Ел саен күркәм традиция буенча район җитәкчеләре “Теләкләр чыршысы” акциясендә шәхсән үзләре катнаша, быел ул 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. ЛХР ның Рубежное шәһәреннән 14 яшьлек Аринаның теләген үтәп, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов аңа уку һәм иҗат өчен кәрәзле телефон юллады, шуның белән районыбызда акциягә старт бирде. Чиратта - калган балаларның теләкләрен үтәү тора. 2014 елдан Зәй районы балаларының 100%ы Яңа ел бүләкләре ала. Быел 1808 балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм 5175 укучы татлы ризыклар алачак. 23 декабрьдә традицион муниципаль чыршыда мәктәп яшендәге 500 балага фән, спорт һәм мәдәниятнең төрле өлкәләрендә яхшы белем, нәтиҗәлелек күрсәткәннәре өчен, шулай ук ата-аналары махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларның балаларына өстәмә Яңа ел бүләкләре тапшырылачак. 16 декабрьдә Зәй муниципаль районыннан Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренең балаларына (республика гуманитар ярдәме составында) Яңа елга 500 бүләк җибәреләчәк. Һәр бүләк җыелмасында, тәм-томнар һәм канцелярия кирәк-яракларыннан тыш, йомшак уенчык һәм Зәй укучылары язган хатлар да бар. Бу хатларда балалар Рубежное һәм Лисичанск балаларына изге теләкләр белән мөрәҗәгать итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International