Район башлыгы батырлык Дәресе үткәрде

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген 1 нче урта мәктәптә район башлыгы Р.Г. Кәримов өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Укучылар белән аралашырга, кызыксындырган сорауларга җавап бирергә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Э.Р. Сәфәргалиев, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов килде. Әлеге очрашуның сәбәбе быел беренче тапкыр билгеләнгән тарихи дата булды: 21 ноябрь - Хәрби ант көне. Бу дата  халык һәм Ватан хакына хәрби бурычын ирекле үтәргә әзер булуны символлаштыра. Район башлыгы Разиф Кәримов “Сугышчының анты - Ватанга - Россиягә тугрылык анты” темасына Батырлык дәресе үткәрде. Укучылар Разиф Галиевичның махсус хәрби операция зонасына баруы турында сөйләвен  аеруча истә калдырды. Хәрби ант турында Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов сөйләде. "Үзенең хәрби бурычын үтәп, һәр солдат үз язмышының биографиясен яза, үзенең ныклыгын сыный"-диде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев көзге чакырылыш кампаниясенең үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алдылар. Район җитәкчелеге шулай ук азык-төлек блогына һәм ашханәгә барды, «Мәктәп туклануы» ҖЧ менюсы буенча әзерләнүче ризыкларны татып карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International