2023 елның 18-19 ноябрендә Казан шәһәренең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында IX нчы республика химия турниры узды. Зәй муниципаль районының «Аргон» командасы составында 4 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары Зиатдинов Илназ һәм Рәхимов Вильдан, 6 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары Маврина Елизавета һәм Сазонова Жанна, 9 нчы сыйныф укучылары Иванова Полина һәм Пинчук Валерия III урынны яулады. Команда җитәкчеләре - 4 нче мәктәпнең химия укытучысы Захарова Вера Николаевна һәм 6 нчы мәктәпнең химия укытучысы Шакирова Наталья Леонидовна.