«Кванториум» мобиль технопаркы

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Зәй шәһәренең 4 нче гомуми белем бирү мәктәбе Чаллы шәһәренең "Кванториум" балалар мобиль технопаркының белем бирү партнерларының берсе булып тора. «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2023 елның сентябреннән "Кванториум" технопаркы командасы 5-8 сыйныф укучылары өчен промробо/промдизайн, VR/IT, гео/аэро, hi-tech юнәлешләре буенча дәресләр циклын үткәрүне дәвам итә. Мәктәп укучылары Җирне дистанцион зондировкалау буенча махсус программаларны үзләштерәләр, картография һәм виртуаль карталар проектлауны өйрәнәләр; электроника, мехатроника һәм программалаштыру өлкәсендә алдынгы технологияләрне өйрәнәләр, роботлар конструкцияләргә һәм программалаштырырга өйрәнәләр; микроконтроллерлар, Arduino классы микрокомпьютерлары, Raspberry pi һәм шулай ук, балалар компьютер челтәрләрен булдыру һәм сынау күнекмәләрен алалар. Укуның нәтиҗәсе - проект эшләү һәм аны яклау булачак, проект белән укучылар киләчәктә конкурсларда катнашачак. 4нче мәктәп директоры Ларина Альбина Равил кызы мәктәп укучыларының беренче уңышларын билгеләп үтте: «Аралашу уңай һәм бик креатив булды. Балалар "Кванториум" балалар технопаркы кысаларында заманча технологияләр турында күп яңалыклар белделәр. Алар заманча технологияләр белән эшләү тәҗрибәсе алдылар, остазлары белән яңа дәресләр көтәләр». "Кванториум" балалар технопаркы - инженерлык иҗатына һәм фәнни эшкә омтылучы 5-11 сыйныф укучылары өчен өстәмә белем бирүнең яңа форматы, аның максаты-инженер һәм фәнни һөнәрләрнең абруен торгызу, Россиянең глобаль технологик лидерлыгы өчен кадрлар резервы әзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International