Татарстан Почта бүлекчәләрендә Кыш бабайга җибәреләчәк беренче хатларны кабул итү башланган

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Хатны яисә открытканы Татарстан Республикасының теләсә кайсы бүлегенең почта тартмасында калдырырга мөмкин. Юллама илнең төп тылсымчысына эләксен өчен конвертта 162390, Россия, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, Кыш Бабайга-дип язарга кирәк. Традиция буенча, Яңа ел почта юлламалары беренчеләрдән булып балалардан китә: төбәктә яшәүче кечкенәләр Кыш бабайга туган көне алдыннан хатлар җибәрә башлаган инде, ул аны 18 ноябрьдә билгеләп үткән. Әгәр җибәрүчегә ярдәм кирәк булса, почта хезмәткәрләре хатны ничек дөрес итеп язарга: адреслы юлларны тутырырга, марка ябыштырырга өйрәтә. Иң кызыклы хатларга Кыш бабай шәхсән үзе җавап бирәчәк. Җавап алу өчен конвертта һичшиксез үзеңнең индекс белән тулы кире адресыңны күрсәтергә кирәк була. Һәр көнне Почта хезмәткәрләре Россиянең барлык төбәкләрендә Яңа ел почтасын сортларга аералар һәм аны Яңа ел тылсымчысы резиденциясенә җибәрәләр. Әйтергә кирәк, 2023 елда Кыш Бабай почтасына 233 000 нән артык хат кергән, узган ел Кыш Бабайга 209 000 хат килгән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International