Зәй делегациясе Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V нче форумында катнашты

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Бүген Казан шәһәренең «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов һәм Рус православие чиркәвенең архиерейлары катнашында Казан православие семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V нче форумы узды. Форумда Казан, Чистай һәм Әлмәт епархияләреннән 600 делегат, шулай ук федераль һәм республика хакимияте, фән һәм мәдәният органнары вәкилләре катнашты. Зәй делегациясен 30 кешедән торган район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкләде. «Татарстанда православие үсешенең бүгенге хәле һәм перспективалары турында», «Татарстан Республикасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту турында», «Татарстан митрополиясендә югары рухи белем бирүне үстерүнең төп юнәлешләре турында» мәсьәләләр каралды. Шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Катнашучылар тарафыннан форумның резолюциясе кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International