20 ноябрьдә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эшләүче яшьләрнең "Безнең заман" республика телевизион иҗат фестивале узды. Рәис Рөстәм Миңнеханов фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм аның командасы адресына аерым рәхмәт белдерде. Республика Хөкүмәте киләчәктә дә хезмәт кешесенә һәм фестиваль хәрәкәтенә актив ярдәм күрсәтәчәк. 1,5 мең чамасы үзешчән артистлар үзләренең нинди талантлы һәм мавыктыргыч иҗат вәкилләре булырга мөмкин икәнлекләрен күрсәтергә тиеш булган фестивальдә катнаштылар. Зәй районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов “Мудрость и наставничество” номинациясендә кубок белән бүләкләнде. Фестивальдә Зәй районы Башкарма комитеты гомүм командалар арсында 3 нче урынны алды, “Визитка” номинациясендә III урын, “Хореография” номинациясендә II урын, “Ансамбль” номинациясендә I урын, “Малые формы”номинациясендә Солтанова Илсөяр II урынны яулады. Зәй ГРЭСы командасы ансамбль номинациясендә I урынны алды, “МАлые формы” номинациясендә Борис Гришин I урынны, “Дан сәгате” номинациясендә III урынны яулады.