Зәйлеләр элеккеге район башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиевны искә алу чарасына җыелдылар. Елына ике тапкыр, туган көнендә һәм хәтер көнендә паркта гармунчылар ансамбле башкаруында аның яраткан көйләре яңгырый. 7 ноябрьдә биредә чираттагы тапкыр муниципалитет вәкилләре, аның элеккеге хезмәттәшләре, район җәмәгатьчелеге җыелды. Район башлыгы Разиф Кәримов күренекле җитәкче, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Зәй муниципаль районының мактаулы гражданины турында истәлекләре белән ихлас күңелдән уртаклашты. Ул Ринат Шәеховичның башлангычларын дәвам итү бүгенге җитәкчелек өчен намус эше булып торуын билгеләп үтте, Ринат Фәрдиев турындагы истәлек озак елларга зәйлеләр йөрәгендә сакланыр, дип ышандырды. Ринат Фәрдиев үз гомеренең утыз елын Зәй районына багышлады. Инде берничә ел аның исемен шәһәребезнең бер мәгариф учреждениесе - татар гимназиясе йөртә, аның исемендә шәһәрдә милли көрәш турниры уза, шәһәр халкының яраткан ял итү урыны - Кармалка елгасындагы парк та аның исемен йөртә. Ринат Шәех улының безнең арадан киткәненә 15 ел булды. Ул Зәй җирендә яхшы эз калдырды. Бүген аның истәлегенә тере чәчәкләр салынды.