Баскетбол буенча кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

2- 4 ноябрь көннәрендә Болгар шәһәрендә "Олимп" спорт мәктәбенең спорт залында 16 яшькә кадәрге кызлар арасында (2009 елда туган һәм аннан яшьрәк) баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «Б»төркеме узды. Анда Татарстан Республикасының Алексеевск, Азнакай, Буа, Балтач, Зәй, Питрәч, Спас муниципаль районнарының спорт мәктәпләре командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча :  Зәй - Питрәч командасы 31:16; Зәй- Буа командасы 33:27;  Зәй -  Алексеевск  командасы 17: 33. Чирекфинал: Зәй - Спас командасы 13:26. Өченче  урын өчен ярышта  Зәй -  Балтач командасы 20:11. Гомүми ярыш нәтиҗәләре Алексеевск командасы -  1 нче урын; Спас командасы - 2 нче урын; Зәй командасы - 3 нче урын; Балтач командасы - 4 нче урын; Буа командасы- 5 нче урын; Азнакай командасы - 6 нчы урын; Питрәч командасы - 7 нче урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International