Зәй муниципаль районы мәктәп китапханәләре «Иң яхшы мәктәп китапханәсе-2023» республикакүләм конкурсында катнаштылар. Ул Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең иң яхшы китапханәләрен ачыклау һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнүгә юнәлтелгән. Конкурсның муниципаль этабы җиңүчеләре Зәй шәһәре Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназия китапханәчесе Камалова Венера Гизар кызы һәм Кадер урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе Галиуллина Әлфия Равил кызы “Иң яхшы шәһәр китапханәсе-2023” һәм “Иң яхшы авыл китапханәсе-2023” номинацияләрендә финалистлар булдылар. 2023 елның 1 ноябрендә конкурсның жюри әгъзалары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, мәктәпләр базасында китапханәләрнең эш системасы белән таныштылар. Педагог - китапханәчеләр Зәй районын лаеклы тәкъдим иттеләр һәм жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнделәр.