2 августта «Улыбка» балалар-яшүсмерләр клубында «Радость» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре «Тынычсызлыкны ничек җиңәргә» дигән темага чара үткәрделәр. Балалар хәвеф кичергән ситуацияләре белән уртаклаштылар. Көчле хәвефне җиңү ысулларын белделәр. Дәрес вакытында балалар сулыш гимнастикасында, киеренкелекне киметүгә һәм уңай хис-кичерешләрне активлаштыруга юнәлтелгән релаксацион күнегүләрдә катнаштылар. Дәрес азагында алар шундый күнегүләр авыр ситуациядә хәвефне җиңәргә ярдәм итәчәк,- дигән нәтиҗәләр ясадылар.