Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә районның шәһәр төзелеше Советы утырышы узды. Көн тәртибенә ТР, Зәй шәһәре, Җиңү проспекты, 1/10 адресы буенча «Кибет-кулинария» эскиз проектын килештерү мәсьәләсе кертелде. «Кибет-кулинария» эскиз проекты буенча «Зәй - икмәк» ҖЧҖ директоры Шалафаев Анатолий Аркадьевичны тыңладылар. Шәһәр төзелеше Советы әгъзалары проектны эшләүчеләрнең тәкъдимнәрен карадылар, тәкъдим ителгән проект буенча үз фикерләрен белдерделәр, алга таба проектлау буенча тәкъдимнәр бирделәр. Шәһәр төзелеше Советы утырышына район башлыгы, шәһәр төзелеше Советы рәисе Р.Г. Кәримов йомгак ясады.