Табигать белән һәрвакыт аралашып торырга, аның кагыйдәләренә буйсынырга, үсемлекләр, хайваннар дөньясының күптөрлелегенә, матурлыгына сокланырга өйрәтми торып, балаларны табигатьне яратырга өйрәтеп булмый. Аны белми торып, аның яклаучысы, саклаучысы була алмыйсың. Бүгенге көндә табигатьне сакларга кирәк дип һәрдаим исбатлап торуның кирәклеге юктыр инде ул?! Ул турда һәр кеше белә. Экологик проект кысаларында без “Табигатьне сакла” экологик билгеләр булдырырга уйладык. Бу билгеләр ярдәмендә балалар, табигатьтә нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсәләр катгый тыелуы турында беләчәк. Тәрбиячеләр әлеге билгеләрне эшчәнлекләр барышында, әңгәмәләр, уеннар, биремнәр башкарганда кулланачак, балаларны алар белән якыннан таныштырачаклар, аларның нәрсә аңлатулары турында сөйләшәчәкләр. Бу мавыктыргыч билгеләр табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдә, аны саклауга өндәүләр вакытында зур ярдәм итәр дип өметләнәбез.