Һәр елны март азагы апрель башында җылы яктан күчмә канатлы дусларыбыз туган якларына кайталар. Тик аларга үз яшәгән урыннарын табу кыен, чөнки, я агачы киселгән, я оясы ватылган. Безнең бакчага йөрүче балалар үз әти-әниләре белән кошлар өчен бик уңайлы оялар ясадылар һәм «Песнәкне дә, сыерчыкны да оясыз калдырмабыз!»- акциясендә катнаштылар.