Бүген администрациянең зур залында Совет рәисе Кәримов Разиф Гали улы, җирле үзидарә депутатлары, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашында Зәй муниципаль районы Советының һәм дүртенче чакырылыш Зәй шәһәре Советының утызынчы утырышы узды. Көн тәртибе буенча депутатлар 14 мәсьәләне карады. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе район һәм шәһәр бюджеты үтәлеше мәсьәләләре булды, шулай ук авыл җирлегенең генераль планын раслау, районның агымдагы елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планнары, милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклау һәм аларга ярдәм итү, районда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәй муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесенең 2022 елдагы эшчәнлеге турындагы мәгълүмат тыңланды. Барлык мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.