Яз җиткәч Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары өйләрендә алдан әзерләнгән тартмаларга помидор һәм борыч орлыклары утырттылар. Һәр укучының үсенте үстерүдә үз сере бар. Вакыты җиткәч алар бу помидор һәм борыч үсентеләрен бакчага күчереп утыртачаклар һәм җәй буе файдалы яшелчәләр белән тукланачаклар.