2023 ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шуңа күрә, әлеге “Без укытучылар аллеясе утыртабыз” акциясе кысаларында утыртылган аллея “Педагоглар аллеясе” дип йөртеләчәк. Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркының 2 нче чиратында укытучылар каен агачлары утыртты. Агач утыртуда шәһәр мәктәпләреннән 200 гә якын укытучы һәм укучы катнашты, аллеягә беренче каен агачын утыртучы район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев булды.