Космоста беренче мәртәбә

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе
Һөнәри белем бирү оешмаларында цифрлы белем бирү мохитен кертү буенча «Цифрлы белем бирү мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 12 апрельдә Зәй политехник көллиятендә Космонавтика көненә багышланган чара узды. Чара барышында студентларга «Беренче адым - ул иң катлаулы адым»-дигән интерактив презентация күрсәтелде. Беренче курс студентлары «Космосны яулау» фотоколлажлар конкурсында катнаштылар. Шулай ук үз белемнәрен Космонавтика көненә багышланган онлайн викторинада тикшерделәр, "Космоска һәркемгә ишек ачык, үз белемнәрегезне тикшерегез!" - тестын узгач, алар интерактив кроссвордны чиштеләр. Бу викторина барышында балалар Космонавтика белән бәйле яңа һәм кызыклы мизгелләрне белделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International