Экологик икеайлык кысаларында Зәйнең 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-11 сыйныф укучылары макулатура җыю буенча "ЭкоБум" акциясендә актив катнаштылар. Акция алдыннан сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, анда балаларга һәр кешенең урманнарны саклау, экология һәм планетабызның табигый матурлыгына өлеш кертә алуы турында сөйләделәр. Акциянең төп максаты-әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм ресурсларны саклауга омтылу, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт. "Эко Бум" акциясендә 19 сыйныф катнашты. Гран-при номинациясендә 3А класс (460 кг) җиңүче булды, 1 урынны 9А класс (366 кг), 2 урынны 11 класс (112 кг), 3 урынны 7Б класс (110 кг) алды. Җиңүчеләр һәм катнашучылар гомуми мәктәп линейкасында дипломнар һәм призлар белән бүләкләнделәр. Укучылар көче белән барлыгы 13 агач коткарылган!