"Чиста яр" экологик акциясе

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе
8 нче апрельдә 4нче урта гомуми белем мәктәбенең 6нчы В һәм 10нчы сыйныф укучылары экологик икеайлык кысаларында узган "Чиста яр" экологик акциясендә катнаштылар. Чүп капчыклары һәм перчаткалар белән коралланып, балалар шәһәр пляжын көнкүреш чүп-чарларыннан чистарттылар. Акциянең максаты-укучыларда экологик культура, туган якның бай табигатенә сакчыл мөнәсәбәт күнекмәләре тәрбияләү иде. Әгәр дә без ял итү урыннарында әхлакый тәртипнең гади нормаларын булса да саклый башласак, безнең ярларның матурлыгын киләчәк буыннар өчен саклап калу мөмкинлеге бар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International