6 нчы апрельдә, экологик акция кысаларында "Кыңгырау чәчәк" балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә экологик дәрес оештырылды.Тәрбияче hәм балалар “Планетаны бергә саклыйбыз” дигән экологик биремнәрне кызыксынып карадылар hәм үтәделәр. Дидактик уеннар ярдәмендә тере hәм тере булмаган табигать турында белемнәрен киңәйттеләр hәм урманга файдасы hәм зыяны булган әйберләрне белделәр, суның үзлекләре һәм файдасын аңладылар. Аннары Кармалка паркында газон җыештыру буенча “Табигать безнең уртак йортыбыз” - акциясе уздырылды, табигать белән дусшлашырга кирәк һәм тирә-юньдәге барлык тереклек hәм матурлыкны сакларга кирәк, -дигән нәтиҗә ясалды.